1 февраль 2013 яңалыклары
-
Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә
Бәхет һомае, син - канатлы кош, Каурыйларың зәңгәр-яшел балкыш, Канат җәеп үтәсең дә, җаныш, Тулмый кала Ходай бүлгән язмыш. (Фәрит Яхин). "Бәхетле кеше генә бәхетле бала тәрбияли ала. Бернигә карамый, бәхетле булыгыз", - дип язды әле узган гасыр башында ук бөек тәрбияче-мөгаллим Антон Макаренко. Гасыр кичте һәм, ниһаять, без дә...
-
Алга карап фикер йөртүчеләр янында
Алга карап фикер йөртүчеләр янында "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте федераль, региональ, республика һәм район-шәһәрләр газеталарында эшләүчеләрне Компаниянең нефть эшкәртү һәм нефть-химия комплексы предприятиеләре белән таныштыру туры уздырды.
-
Камиллекнең җирдә чиге юк
Геометриядә, шигърияттәге кебек үк, илһам кирәк. А.С. Пушкин. Тормыш дәрьясының мәңге аккан ташкыны һәрдаим хәрәкәттә. Камиллекнең яшәү дәвере кыска гына бер мизгел! Шау чәчәктә утырган сакура таҗларын коя, яңалык икенче мизгелдә искерә. Бар нәрсә, кешенең үзе төсле үк, мәңгелек камилләшүгә дучар була - шәрык фәлсәфәсе шулай өйрәтә.
-
Ак халатлар белән танышу
2 февраль көнне Бөгелмә үзәк район хастаханәсендә Ачык ишекләр көне узачак.
-
Яңалыклар
Хезмәткә хөрмәт Урман хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Наил Гамбәр улы Мәһдиев Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде. Җәза кырыслана 2012 елның язында РФ Җинаять кодексына наркотикларның һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнеше өчен җаваплылыкны тагын да кырысрак итә...
-
Укытучы өчен төп кулланма
Татар халкы һәрчак аң-белемгә, мәгърифәткә омтылып яшәгән. Электән кулъязма әдәбият киң таралган була. XIX гасыр урталарында ук инде зыялы затларыбыз газета-журналлар чыгару эшенә тотыналар.
-
Яңалыклар
29 гыйнвар көнне "Маяк" социаль үзәгендә Бөгелмәнең туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Гөлчәчәк Гарипова "Алар Ватан өчен сугыштылар" дигән темага искиткеч тәэсирле һәм мавыктыргыч лекция укыды.
-
Кан коелган күпме, җан бирелгән һәр карышы өчен Ватанның
Бөек Ватан сугышындагы әһәмиятле зур җиңү Сталинград янында 1943 ел-ның 2 февралендә булды. 2 февраль таңында Рокоссовский гаскәрләре хәлиткеч һөҗүмгә күчтеләр. Иделнең уң як яры буенда 200 көн һәм төн бер минутка да тукталмаган аяусыз бәрелеш немец-фашист илбасарларының хурлыклы җиңелүе, әсирлеккә бирелүе белән тәмамланды.